Халык үзе хөкем итәр11111
Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

ХАЛЫК ҮЗЕ ХӨКЕМ ИТӘР

Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.

Алгы бит Халык үзе хөкем итәр Халыктан хатлар Истәлекләр Мәкаләләр Соңгы сүз

Парламентская ассамблея ОБСЕ отмечает, “...что в двадцатом веке европейские страны
испытали на себе два мощных тоталитарных режима, нацистский
и сталинский, которые несли с собой геноцид, нарушения прав и свобод
человека, военные преступления и преступления против человечства.”
/Резолюция ПАСЕ от 3 июля 2009 г.
“Об осуждении
нацизма и
сталинизма”.
©Әхмәт Дусайлы студиясе
Татар язучылары
  Кереш сүз

Егерменче гасыр кешелек тарихында үзенең күп төрле сугышлары, революцияләре, ачлыклары, мәкер-явызлыклары белән истә калыр, мөгаен. Әмма тарихта бик аз бәя бирелгән, “кешелеккә каршы тиңе булмаган геноцид” дип аталырга хаклы булган бер чор бар, ул – сталинизм чоры. Бу чорда алтмыш миллионга якын кеше СССРда Сталин һәм аның тарафдарлары алып барган явыз сәясәтнең корбаннары була. Дөньяның әле моңа кадәр дә, моннан соң да бу кадәр вәхшилекне күргәне булмый, чөнки бер сәбәпсезгә, “халык дошманы” дигән шик белән, илнең, төрле милләттләрнең иң көчле шәхесләре, акыл ияләре, зыялылары, үз фикерле кешеләре юк ителә, гади халык та шушы канлы тегермәнгә салып тартыла. Гитлер башка илләрне, башка милләтләрне юк иткәндә, Сталин үз халкын кырып сала. Һәм Европа Берлегенең парламент ассамблеясе бу ике шәхесне, ике явызлыкны янәшә куеп, үзенең карарын чыгара, ярты гасырдан соң булса да бу темага әйләнеп кайтып, Европа үзенең катгый фикерен әйтә.

Безгә калса, Сталин һәм аның тарафдарларының явызлыклары, мәкере барысыннан да зуррак һәм куркынычрак. Моның нигезендә большевизмның, чекистлар диктатурасының аерым шәхескә, милләтләргә һәм диннәргә карата күрәлмаучылыгы ята, шушы куркыту юлы белән дөнья революциясе ясыйбыз, җир шарын басып алабыз, дигән котырган хыяллары ята. Һәм иң куркынычы – үзен СССРның варисы дип игълан иткән Россиядә ярты гасырдан соң тагы шул ук идеяләр, шул ук максатлар күтәрелеп чыкты, тагы дошманнар эзләү, аларны юк итү башланды. Бу “дошманнар” арасында дөнья белән элемтәгә керергә теләгән урыс галимнәре дә, татар халкын саклап калу өчен көрәшкән татар милләтчеләре дә, Аллаһ кушканча яшәргә тырышкан мөселманнар да, хакимият кубызына биемәгән эшмәкәрләр дә бар. Бу исемлек артканнан-арта бара, аларга каршы җинаять эшләре ачыла, елларга сузылган мәхкәмәләр бара, алар төрмәләргә утыртыла, шунда юк ителә.

Илгә яңадан сталинизм чорының әйләнеп кайтуында берничә сәбәп бар: Ил сталинизм чоры өчен тәүбә итмәде, шушы канлы вакханалияне оештыручылар хөкем ителмәде, Сталин гестапосының чекистларына Нюренберг процессы уздырылмады.

Тәртип урнаштыру сылтавы белән, илгә яңадан тирания диктатурасы кертелде, Сталинның дәвамчылары үсеп чыкты һәм чекистларга тулы ирек бирелде. Халыкка Сталин чоры турында тулы мәгълүмат бирелмәде, бу фаҗига тулысынча ачылмады, тарихта җибәрелгән канлы ялгышлар төзәтелмәде һәм яңадан кабатлана башлады.

Монда безнең үзебезнең дә гаебебез бар, чөнки зыялылар бу хәлләргә онытылырга ирек бирмәскә тиешләр иде, ил тәүбәгә килгәнче халык белән эшләргә тиешләр иде. Үзгәртеп коруның беренче елларында ук Сталин гестапосы ролен үтәгән чекистларның бар явызлыклары ил алдында фаш ителергә тиеш иде. Бу эш җитәрлек дәрәҗәдә эшләнмәде, бераз төптә шым гына яткан чекистлар, хакимияткә үз кешеләре килү белән, тагы башларын күтәрделәр, тагы элеккеге явызлыкларына тотындылар. Эшне хәзер алар эшли – нәкъ 37нче еллардагы кебек, нәкъ Сталин чорындагы кебек... Ә халык дәшми. Халык белми, халык куркытылган, халык үзенә тимәсләр, дип өмет итә. Нәкъ теге еллардагы кебек...

Мин узган гасырның 80нче еллары уртасында шәхес культы темасын күп өйрәндем, күп яздым, миллионнарның бер гаепсезгә ботарланып ташланган язмышларын белеп, нык тетрәнү кичердем, бу режимга карата нәфрәтем тагы да артты. Сталин чорында нахакка төрмәләргә утыртылган татар хатыннарының язмышын махсус өйрәнеп, мин “Кыңгырау” повестын һәм “Безне онытмагыз” драмасын яздым, соңгысы Казанның мехчылар мәдәният сарае халык театрында да куелды, телевизорга төшерелде һәм күрсәтелде. Шулай ук бу темага телевизион тапшырулар эшләдем, республика матбугатында дистәләгән мәкаләләр бастырдым. Казан дәүләт университетында диплом эшем, соңрак кандидатлык диссертациям дә Сталин чорында гаепсезгә җәзалап үтерелгән, үзеннән соң татарлар турында йөзләгән фәнни хезмәт калдырган тарихчы- галим Михаил Худяков буенча иде. Әмма алга таба арага сайлаулар килеп керде, татар милли азатлык хәрәкәтендә эш башланды, һәм шәхес культы темасы читтәрәк калды. Бу темага мин бары тик яңа гасырда гына яңадан әйләнеп кайттым. 2002 елда мин Сталин чорында Магнитогорскига сөргенгә сөрелгән татарлар язмышын махсус өйрәнә башладым һәм бирегә берничә тапкыр килеп, алар турында дистәләгән мәкалә, “Кырык сырт” дип аталган романымны яздым. Хәзер бу хакта документаль китап язарга уйлыйм, чөнки алтмыш меңнән артык татар, кулга алынып, Сталин чорында бирегә буш далага китереп ташлана, аларның бер өлеше, бигрәк тә яшь балалар һәм картлар, ачлыктан һәм суыктан беренче кышны ук үлеп бетә, исән калганнары исә Магнитканы төзи. Хәзер шушы сөргенгә сөрелгән татарларның биредә яшүче нәселе, 28 мең кеше, милли мәктәпсез тилмерә, милли оешманы хәтта подвалдан да куып чыгардылар, барысын пыр туздырдылар, судлар буенча йөртә башладылар, төрмәләр белән янадылар. Ә алар болай да төрмәдә бит инде – Россия төрмәсендә, бу татарларның күбесе бүгенге көнгә хәтле акланмаган, тартып алынган малы өчен әҗерен алмаган, рәхәт күрмәгән, туган җирләреннән мәҗбүри аерлыган бәхетсезләр бит...

Сталин чорында нахакка рәнҗетелгән татарлар турында миндә дистәләгән язма, аларның үзләреннән килгән йөзләгән хат, күз яше тулы истәлекләр, хәтирәләр саклана. Әле 1988 елда ук, “Татарстан яшьләре” газетасы аша, мин халыкка шушы тема буенча хәтирәләрен уртаклашуларын сорап, мөрәҗәгать белән чыккан идем. Шул вакытта ук миңа йөзләгән хат килде, аларның кайберләре матбугатта басылып чыкты, авторларга җавап язылды, әмма күпчелек хатлар беркайда басылмады, дөнья күрмәде. Мин аларга яңадан әйләнеп кайтырга булдым, чөнки аларның һәрберсендә - рәнҗетелгән язмыш, гыйбрәтле тарих, безләргә кисәтү һәм бу хәлләрнең кабатланмавына чакыру ярылып ята. Мин ул хатларны аерым китап итеп бастырырга булдым, шулай ук бу китапка Сталин чоры белән бәйле кайбер язмаларны да урнаштырырга уйладым. Чөнки бу чорга дөрес бәя бирмәгәндә, безне киләчәктә дә шул хәлләр көтәргә мөмкин, һәм ул шулай да инде. Әйе, хәзергә Сталин чорының явызлыклары өчен халык хөкем итә, әмма бу режимны тудырган һәм үз халкының канын эчкән бу ил геноцид өчен киләчәктә халыкара мәхкәмәләрдә дә хөкем ителер әле!

Шулай итеп, яхшы якка үзгәрешләргә өметләр тулы 1988 елга кайтабыз һәм бу китапны “Татарстан яшьләре” газетасында басылып чыккан мөрәҗәгать белән башлыйбыз. Халык хөкем итә... Халык үзе хөкем итәр, иншаллаһ!